Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роберт Гейтс: Азия-Тын океан төбәгендә чик низагълары иминлеккә яный


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Азия-Тын океан төбәгендә җир һәм диңгез бүлешү низагълары төбәктәге иминлеккә яный дип кисәтте.

Гейтс моны Көньяк-көнчыгыш Азия илләре берләшмәсе ASEAN һәм төбәктәге хезмәттәшлек илләренең саклану министрлары җыенында әйтте.

Күптән түгел Көнчыгыш Кытай диңгезендәге бәхәсле утраулар янында Япония һәм Кытай көймәләре бәрелешкәннән соң Япония кыска вакытка Кытай диңгезчеләрен тоткарлаган иде.
XS
SM
MD
LG