Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә тагын пенсия реформасына каршы эш ташлау булды


Франция һөнәр берлекләре пенсия реформасына каршы эш ташлады. Бу аларның соңгы бер айдагы инде өченче шундый протест чарасы.

Президент Николя Саркози яклаган һәм парламентның түбән пулаты раслаган канун өлгесе пенсиягә чыгу яшен 60-тан 62-гә күтәрүне күздә тота.

Бу көннәрдә аны Сенат та караячак.

Эш ташлау транспорт эшчәнлегенә зур зыян китерде. Поезд һәм очкыч хәрәкәте яртылаш тукталды. Метро эшчәнлеге дә нык начарайды.

Эш ташлауга укытучылар, почта хезмәткәрләре һәм йөк машиналары йөртүчеләр дә кушылды.
XS
SM
MD
LG