Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Босния халкын реформаларны хупларга өнди


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Босния һәм Һерцеговина сәфәре барышында илдәге барлык милли һәм дини төркемнәрне Европа Берлегенә һәм НАТОга кушылу өчен зарур булган реформаларны якларга өндәде.

Сишәмбе Сараевода чыгыш ясап Клинтон Босниядә каршылыксыз күпмилләтле җәмгыять төзү зарурлыгына басым ясады.

АКШ дәүләт секретаре дәүләт башлыгы вазифаларын үтәүче Босния президиумы әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрде.

Клинтон Сараеводан Белградка юнәлә. Анда ул Сербия президенты Борис Тадич белән очрашачак.

Дәүләт секретаренең Балкан сәфәре иртәгә Косовода тәмамлана.
XS
SM
MD
LG