Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Балкан сәфәрен тәмамлады


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Косово башкаласы Приштинада ике көнлек Балкан сәфәрен тәмамлады.

Косово парламентына килгән Клинтонны урамда җыелган меңнәрчә кеше хуплау авазлары белән каршылады.

Журналистлар алдында Косово премьер-министры Һашим Тачи белән бергә чыгыш ясап Клинтон Вашингтонның 2008 елда бәйсезлек игълан иткән Косовоны яклавын белдерсә дә, Сербия белән Косовоны бергәләп үзара каршылыкларны бетерергә чакырды.

“Косово статусы, суверенлыгы һәм бербөтенлеге кебек мәсьәләләр тикшерелеп тормый. Әмма ике илнең дә җитәкчеләре диалогка ачык күңел белән кушылырга, бер-берләренең борчуларына хөрмәт белән карарга тиеш”, - диде Клинтон.

Клинтон сишәмбе Белградта да шундый чыгыш ясап Сербия белән Косовоның бер-беренә якынаюы Сербиянең Европа Берлегенә кушылуына юл ача диде.
XS
SM
MD
LG