Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фикер белешүдә катнашучыларның зур күпчелеге диярлек төбәк башлыкларын сайларга тели


Rbc.ru хәбәрләр сәхифәсе үткәргән яңа фикер белешүдә катнашучыларның 63,6 проценты Русиядә төбәк башлыкларын халык тарафыннан сайлау кую тәртибен кире кайтаруны яклап тавыш бирде.

24,7 процент төрле сәбәпләр белән төбәк башлыкларын сайлауга каршы чыкты.

8,4 процент “миңа барыбер” дип тавыш бирде. 3,3 процент исә кайсы якны хупларга да белми.

Фикер белешүдә 13 меңнән артык кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG