Accessibility links

Мохитне саклау өчен... 57 чакрымлы туннель


15 октябрьдә Швейцариядәге Алып таулары астыннан дөньядагы иң озын туннельне тишү эшләре тәмамланды. 57 чакрымга сузылган Готтард (Gotthard) туннеле шулай итеп Европада гына түгел, бар дөньяда иң озыны булачак. Моңа кадәр беренчелекне Япониянең Һоншү һәм Һоккаидо утрауларын тоташтырган 54 чакрымлы Сейкан туннеле тота иде.

Киңлеге 9,5 метр булган Готтард туннелен тишү 15 ел барды. Эш асылда әле дәвам итә - әлегә туннельне тишү генә тәмамланды, сафка ул 2017 елда гына кертеләчәк. Аның буйлап Алып таулары һавасын боза алырлык йөк машиналарын терәннәргә (поездларга) төяп йөртәчәкләр. Бу проектка баштан ук мохитне саклау максатында керешкәннәр иде. Швейцариядә бу уңайдан берничә референдум да үткәрделәр.

Әлегә машиналарның гадие дә, йөк ташый торганы да тар гына Готтард үткелен кичеп йөри. Алар чыгарган газлар югары биеклекләрдә үскән тау үсемнәренә зур зыян китерә дип зарлана мохитне саклаучылар. Швейцар Алыпларын ел саен 1,2 миллион йөк машинасы үтә, шуларның якынча миллионы Готтард аша кичә. 2017 елдан соң, ягъни туннель эшли башлагач бу сан икеләтә кимер дип фаразлана.

Ике япьле туннель буйлар көненә 300-ләп трен уза алачак. Алар машиналарны гына түгел, юлчыларны да йөртәчәк. Нәтиҗәдә Италиянең Миланыннан Швейцариядәге Цүрихкә бару бер сәгатькә кыскарачак.

Готтард туннелен кору проекты тулаем алганда 7 миллиард еврога төшәчәк. Швейцария халкының зур өлеше, мондый зур чыгымнар үзен аклаячак дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG