Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Венесуэлада беренче атом электр станциясен төзи


Венесуэла белән Русия Венесеуэлада беренче атом электр станциясе төзү турында килеште.

Килешүне Мәскәүдә ике илнең президентлары Дмитрий Медведев һәм Уго Чавес имзалады.

Бу турыда Русия премьер-министры Владимир Путинның апрель аендагы Каракас сәфәре нәтиҗәсендә килешенгән иде.

Бүген шулай ук ике илнең 2014 елга кадәр төп хезмәттәшлек юнәлешләре турында да килешү имзаланды.
XS
SM
MD
LG