Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә хөкүмәткә каршы протест чаралары арта


Францияда Николя Саркози хөкүмәтенең пенсиягә чыгу яшен иң иртә дигәндә 60-тан 62 яшкә ә тулы пенсия яшен 67 яшькә күтәрү планы Франциядә каршылык чараларын һәм эш ташлау шаукымын башлатты. Протест чаралары бүген дә бөтен көче белән дәвам итә.

Узган сишәмбедә узган каршылык чараларында полиция мәгълүматларына караган бер миллионнан артык кеше урамнарга чыкты.

Һөнәр оешмалары исә бу санның 3 ярым миллионга җитүен белдерә.

Алдыбыздагы сишәмбе көнне дә каршылык чаралары булыр дип көтелә.

Эш туктату сәбәпле илнең нефть эшкәртү корылмалары һәм саклагычларның зур өлеше ябылды.

Франция хөкүмәте корылмаларның эш туктатуы сәбәпле нефть кытлыгы булмаячагын белдереп икътисади реформалардан ваз кичмәячәген белдерде.

Хөкүмәт фикеренчә пенсиягә иртәрәк чыгу ил икътисадына шактый авырлыклар китерә.


Нефть тарату ширкәтләре исә хөкүмәт кулындагы нефть стокларына ихтыяҗ була алачагы турында кисәтә. Ягъни нефть эшкәртү корылмаларында эшләгән кешеләрнең эшләрен тагын бер мөддәт дәвам итмәгән очракта илдә җитди проблемалар туарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG