Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карачидa булган һөҗүмнәрдә кимендә 22 кеше һәлак булды


Узган төндә Пакстанның иң зур шәһәре Карачиның төрле районнарында оештырылган һөҗүмнәрдә ким дигәндә 22 кеше үлде, 40тан артык кеше яраланды.

Карачидaгы иң тәэсирле партия депутаты быел август аенда үтерелү сәбәпле бүген Карачидa махсус сайлау уздырыла. Сайлауда халык төбәк мәҗлес әгъзаларын сайлау өчен тавыш бирә.

Җирле хакимият мәгълүматларына караганда шәһәрнең төрле районнарындагы кораллы төркемнәр, төрле сәяси һәм этник төркем әгъзаларына һөҗүм оештырган.

20 миллионнан артык кеше яшәгән Карачидa быел башыннан бирле булган охшаш һөҗүмнәрдә 300дән артык кеше һәлак булды.

Пакстанның икътисади башкаласы дип саналган Карачидa сәяси, этник һәм мәзһәпара каршылыклар сәбәпле һәр ел йөзләрчә кеше үлә.Шәһәр районнарында яшәгән Һиндстан мөһаҗирләре, пәштуннар һәм җирле синдлaр арасында озын елларда бирле дошманлык дәвам итә.
XS
SM
MD
LG