Accessibility links

Иран көнбатыш белән сөйләшүләрне яңадан башлау тәкъдимен хуплый


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат дөньяны әйдәп баручы көнбатыш илләренең атом программы турында Тәһран белән сөйләшүләр алып барудан тыш башка сайлау мөмкинчелеге булмавын белдерде.

Иран президенты бу хакта Әрдәбилдә ясаган чыгышында әйтте.

Әхмәдиниҗат "без баштан ук әйткән идек, Иран белән сөйләшүләрне башлаудан башка бер чара юк дип" диде ясаган чыгышында.

Европа Берлеге рәсмиләре 15-18 ноябрьдә БМО даими вәкиле 5 ил белән Германияны Иран белән туктап калган сөйләшүләрне яңадан башларга чакырган иде.

БМОның 5 даими вәкиле Британия, Кытай, Франция, Русия, АКШ һәм Германия белән Иран арасындагы сөйләшүләр былтыр октябрь аенда булган Женева җыеныннан соң туктап калган иде.

Иран атом программы мәсьәләсендә халыкара җәмәгатьчелек белән килешеп эшләүдән баш тарткан өчен БМОның иминлек шурасы бу илгә каршы яңа санкцияләр кабул иткән иде.
XS
SM
MD
LG