Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украиннар ана телен яклап урамнарга чыга


Илнең төрле шәһәрләрендә украин телен яклап урам җыеннары узды. Оппозиция хакимият белән килешеп булачагына ышанмый.

Киевта парламент бинасы кыршында русчага рәсми тел статусын бирүгә ризасызлык белдереп бүген 200ләп кеше җыелды. Пикетка чыгучылар “Бер ил – бер тел”, “Бер дәүләт теле” дигән шигарләр тотты.

"Телгә хыянәт - Украинага хыянәт!"

Язучы Ирена Карпа яңа хакимият белән килешү авыр, дип чыгыш ясады.

“Оккупацияләгән хакимият белән килешеп булыр дигән сүз – уйдырма. Аңа каршы көрәшеп кенә була”, диде язучы.

"Аждаһа урыс теле: ике телле булачаксыз!"

"Украина телләре" турында канун өлгесен парламентка Регионнар партиясе, коммунистлар фракцияләре башлыклары һәм Литвин блогы тәкъдим иткән иде.

Канун өлгесендә “Украина халкының күпчелеге сөйләшкән рус теленә тигез үсеш шартлары тудыру кирәклеге” язылган. Аның нигезендә ике телдә дә белем алу һәм рәсми төстә ике теллелек гамәлгә керә ала. Канун өлгесе Югары Радада 31 октябрь үтәчәк җирле сайлаулардан соң каралыр, дип көтелә.

Бүгенге көндә Украинада украин теле – бердәнбер дәүләт теле.
XS
SM
MD
LG