Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня парламентында атышулар булды


Чечен ОМОНы парламент бинасын контрольгә алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00
йөкләү

19 октябрь иртәсендә коралланган 3-4 кеше Чечня парламенты бинасына кереп ут ачты. Атышуларда берничә кеше һәлак булган. ОМОН көчләре бинаны контрольгә алган. Һөҗүмчеләрнең исән калганнары үзләрен шартлаткан, дип хәбәр ителә.

Парламентка бәреп кергән террорчылар андагы кешеләрне тотык итеп алды, өч кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә.


Сишәмбе иртән Чечня парламенты бинасына коралланган 3-4 кеше кереп ут ачты. Шартлаулар булмаган, дип хәбәр ителә.

Башта парламент һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы да тотык итеп алынды, дип хәбәр ителде. Тотыкларны азат итү чарасы белән президент Рамзан Кадыйров үзе идәрә итә.

Атышларда дүрт кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә.

Бинаны эчке эшләр министрлыгы, милициянең махсус бүлеге - ОМОН гаскәрләре һәм президентның иминлек көчләре камауга алды.

Бүген Русия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев та Грозныйда. Ул эчке эшләр министрлыгында Милиция көне уңаеннан утырышта катнашырга дип килгән иде.
XS
SM
MD
LG