Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Дмитрий Медведевны көтәләр


Русия президенты "ТАНЕКО" нефть эшкәртү корылышында, КамАЗда булачак, ә Универсиада төзелешләренә килмәячәк.

Рәсми чыганакларның хәбәренә караганда, 26 октябрь көнне Русия президенты Дмитрий Медведев “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефте-химия корылышына барачак. Шулай ук аның КамАЗ ширкәтенә барып, аның җитештерү конвейеры белән танышып йөрүе планлаштырылган.

Дмитрий Медведев игълан иткән модернизация сәясәте турында Чаллы мисалында да сөйләшергә җыеналар. Рәсми програмга караганда, Дмитрий Медведев Чаллыда Русия президенты каршындагы "Модернизация һәм технологик үсеш комиссиясе утырышы"н үткәрергә тиеш.

Татарстан җитәкчелеге бу җыелышка барырга әзерләнеп тора. Дмитрий Медведевның Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән аерым очрашып сөйләшүе каралганмы, юкмы – бу хакта әлегә хәбәр ителми. Русия президентының Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашырга җыенуы турында да рәсми мәгълүмат юк.

Бөтен чаралар ябык ишекләр артында үтә, комиссия утырышына да, нефть эшкәртү корылышына да журналистларны кертмиләр.

Агентлыклар хәбәренә караганда, "КамАЗ-Мастер" такымы узышчылары да Русия җитәкчесе белән күрешүгә әзерләнеп тора. Програмда алар белән очрашу һәм Русия исеменнән чыгыш ясаучы бу спортчыларга истәлекле бүләкләр тапшыру каралган.

Элегрәк 26 октябрьдә Русия президентының Казанга килеп, Универсиада корылышын карарга килүе турында хәбәр ителгән иде. Әлегә бу мәгълүмат расланмый.

Казанда да Русия президентының сәфәренә әзерләнделәр. Аерым алганда, ул 45 мең кеше сыйдырышлы зур стадион төзелешенә киләчәк, диелде. Хәзерге вакытта анда көн-төн эш кайный. Авыр техника әйбер ташый, төзелеш җиһазлары төннәрен дә туктап тормый.

Русия президенты Дмитрий Медведевны Татарстанда быел җәй башында бик көткәннәр иде. Түбән Камада, Теләче районында зур кунакның сәфәренә әзерлек барды. Ул вакытта районда һәм шәһәрдә юлларны чистарттылар, биналарны яңарттылар. Русия президенты килә дип, Сабан туе бәйрәмен купшырак итеп әзерләргә тырыштылар.

Әмма берничә көн кала Русия җитәкчесенең килмәве ачыкланды. Бәйрәм чаралары кире кагылмады, башка дәрәҗәле кунаклар катнашында Түбән Камада һәм авылларда да милли бәйрәмнәр үтте.

Бу юлы Русия президенты килү хәбәре чынга ашарга мөмкин. Чәршәмбе Татарстанга сәфәрне эзерләүче президент ярдәмчесе Александр Абрамов та килеп китте.
XS
SM
MD
LG