Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русия 2016 елда хоккей беренчелеген үткәрүгә дәгъва итәчәк


Хөкүмәт утырышында премьер-министр Владимир Путин Русиянең 2016 елда Дөнья хоккей беренчелеген кунак итү өчен сайлап алуда катнашачагын белдерде.

“Русия үз гаризасын Халыкара хоккей федерациясенә киләсе елның маена кадәр тапшырырга тиеш”, диде Путин.

Русия сайланган очракта беренчелек Мәскәү яки Петербурда үтә ала, диде премьер-министр. Уеннарның Казанда үтү ихтималы турында Путин әйтмәде.

Петербур губернаторы Валентина Матвиенконың бу мәсьәләдә ризалыгы бар, Мәскәүнең яңа хакимиятеннән дә хуплауга өмет итәм, диде Путин.

Русиянең ике зур шәһәрендә халыкара хоккей уеннарын уздырырга шартлар бар, дип өстәде премьер-министр.

2013 елгы Универсиада үткәрү хокукын отканнан соң, Казан 2018 һәм 2022 елгы дөнья футбол чемпионаты өчен дә көрәшә. Бу уңайдан Халыкара футбол берләшмәләре федерациясенең 6 кешелек комиссиясе августта Казанда булып китте. 2018 һәм 2022 елгы дөнья беренчелеген кайсы илдә үткәрү турындагы ахыргы карар декабрьдә игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG