Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан Русиягә күбрәк газ сатачак


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда Ашхабадның Мәскәүгә күбрәк газ сатарга риза булуы турында белдерде.

Ике җитәкче Каспий диңгезе буендагы Төркмәнбашы шәһәрендә очрашты.

Русия премьер-министры урынбасары Игорь Сечин Газпромның Төркмәнстан-Әфганстан-Пакстан-Һиндстан газ үткәргече проектына катнашу мөмкинлеге турында белдерде. 1700 чакрымга сузылачак бу үткәргеч Төркмәнстаннан Әфганстан һәм Пакстан аша Һиндстанга 33 миллиард м3 газ куып торачак.

Төркмәнстан элекке елларда Русиягә 40 миллиард м3 газ җибәрә иде. Узган елда Төркмәнстанның газга бәяне төшермәве сәбәпле Русия аннан газ алуны нык киметте. Ике ил арасында сәүдә дә кимеде.

Ягулык Төркмәнстан-Русия мөнәсәбәтләренең нигезен тәшкил итсә дә, Төркмәнстан президенты ягулыкның яңа төрләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләшер өчен инновацияләр форумы уздырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG