Accessibility links

Wikileaks Гыйрак сугышына караган яшерен документларны дөньяга чыгарды


Вашингтон – Wikileaks интернет сәхифәсе Гыйрак сугышына караган 400 меңләп яшерен американ документларын дөньяга чыгарды.

Сәхифәнең хуҗасы Julian Assange моны “Гыйрак сугышы турында хакыйкать” дип атады. Аның сүзләренчә, бу документларда моңарчы хәбәр ителмәгән 15 меңләп кешенең үлем очраклары теркәлгән.

Анда шулай ук Гыйрак полициясенең тоткыннарны җәзалау һәм җәберләү очраклары китерелә. Американ хәрбиләре бу хәлләр турында белсә дә, аларны тикшерү өчен берни эшләмәгән диелә.

АКШ дәүләт секретаре Hillary Clinton Wikileaks адымына тәнкыйть белдерде. Пентагон рәсмиләре, бу яшерен документларның фаш ителүе американ һәм Гыйрак хәрбиләренең тормышын куркыныч астына куярга мөмкин, дип кисәтә.

Берничә ай элек Wikileaks Әфганстан сугышына караган яшерен документларны дөньяга чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG