Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калмыкстан башлыгы Алексей Орлов вазифасына кереште


Элиста – Калмыкстан республикасы башлыгы Алексей Орлов якшәмбедә рәсми рәвештә вазифасына кереште.

Моңа кадәр ул Калмыкстан хөкүмәтенең рәис урынбасары булып эшләгән иде.

Республика башлыгы урынына Орловны Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим итте. Калмыкстанның Халык Хуралы аны бертавыштан хуплады.

1993 елдан бирле республиканы Кирсан Илюмжинов җитәкләгән иде. Хәзерге вакытта ул Халыкара шахмат федерациясе президенты вазифасын башкара.
XS
SM
MD
LG