Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның Югары мәхкәмәсе депутатларны эшкә чыгарга чакыра


Багдад – Гыйракның Югары мәхкәмәсе илнең парламентын тиз арада эшен яңартырга чакырды.

Яңа хөкүмәт төзү эше көрчеккә терәлгәннән бирле, парламент инде 7 ай чамасы эшсез утыра.

Югары мәхкәмә, мондый хәл конституциягә каршы килә дип кисәтте һәм депутатларны эшкә чыгып, парламент рәисен һәм ике урынбасарны сайларга чакырды.

7 мартта үткән сайлаудан бирле Гыйрак парламенты нибары бер утырыш үткәрде. 325 урынлы мәҗлестә бер партиянең дә күпчелеге юк.
XS
SM
MD
LG