Accessibility links

Кайнар хәбәр

VII Шыгырдан укулары башлана


27-28 октябрь көннәрендә “Шыгырдан укулары” VII төбәкара фәнни-гамәли җыен узачак. Быел ул Идел Болгарстанының мәдәни һәм хокукый мирасына багышлана.

Җыен быел “Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының иҗтимагый-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дигән темага багышлана.

“Бу теманың актуальлеге Идел Болгарстаны башкаласы булган Шәһри Болгарда төзекләндерү эшләре башлануы белән генә бәйле түгел”, ди җыенны оештыручыларның берсе булган Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов.

Татарстан, Мәскәү, Пензадан киләчәк галимнәр һәм дин әһелләре Болгар цивилизациясе салып калдырган татулык һәм туганлык нигезләрен бүгенге тормышта куллану мөмкинлеген тикшерәчәк.

Җыенда Мирфатыйх Зәкиев, Индус Таһиров, Җәүдәт Сөләйманов һәм Чуашстанның үзеннән Болгар чоры тарихын өйрәнүче танылган галимнәрнең катнашуы көтелә.

Кунаклар чыгышлар гына ясап калмыйча Тукай һәм Урмай авылларына барып гамәли чараларда да катнашачак.


Укулар барышында Фәтхи Борнаш бүләген тапшыру тантанасы да үтәчәк. Чыгышы белән Чуашстан ягыннан булган бу танылган язучы исемендәге премия ел саен татар халкына да хезмәт иткән үз һөнәрендә дә оста булган милләттәшлеребезгә бирелә.

Әлбир Крганов быел бу премияне алачак кешеләр арасында 96 яшьлек җырчы Мөнирә Булатова да булуын әйтте.

Иртәгә ачылачак “Шыгырдан укулары” турында Әлбир Крганов белән әңгәмәне бүген Азатлыкта Казан вакыты белән кичке 7дә тыңлагыз!
XS
SM
MD
LG