Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ватикан Тарик Газизнең үлемгә хөкем ителүенә ризасызлык белдерә


Рим католик чиркәве Саддам Хөсәен хакимияте вакытында Гыйракның Тышкы эшләр министры булып эшләгән Тарик Газизнең үлемгә хөкем ителүенә каршы чыга. Бу хакта Римдагы Ватикан вәкиле Федерико Ламбарди хәбәр итте.

Тарик Газизнең үлемгә хөкем ителүенә шулай ук Европа Берлеге һәм халыкара кеше хокукларын саклаучы оешма Amnesty International да ризасызлык белдергән иде. Хөкемнең кайчан үтәләчәге турында әлегә төгәл вакыт белдерелми.

Тарик Газизга үлем хөкеме 26 октябрьдә чыгарылган иде. Моннан элек бүтән бер гаепләү аркасында аңа 15 ел төрмә җәзасы бирелгән иде.

Үзе христиан булган Газизнең соңгы елларда сәлaмәтлеге начар булуы белдерелә иде.
XS
SM
MD
LG