Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горбачев Әфганстанда хәрби уңышка ирешүнең мөмкин булмавын әйтте


Элекке СССР президенты Михаил Горбачев НАТО җитәкчелегендәге коалиция көчләренең Әфганстанда хәрби уңышка ирешә алмаячагын әйтте. Горбачев Британиянең BBC каналына биргән әңгәмәсендә: "Уңышка ирешү мөмкин түгел. АКШ башлыгы Барак Обама АКШ хәрбиләрен кайтару карары дөрес", дип белдерде.

Горбачев 80нче еллар ахырында Кызыл армияне Әфганстаннан кире чигенергә карар кылган иде.

Горбачев биргән әңгәмәсендә шулай ук Русиядәге хәлләргә дә тукталды. Ул Русиядә демократия өлкәсендә проблемнар булуы турында кисәтте. Горбачев бу эштә хакимияттәге партия башлыгы премьер-министр Владимир Путинны гаепләде.

Горбачев, Русиядә төбәк башлыкларын халык инде үзе сайлый алмый, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG