Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә эшчеләр янә протест чараларына чыкты


Һөнәр оешмаларының зур тәнкыйть күрсәткән пенсия яшен арттыруга бәйле икътисад реформасының кичә Франция парламентында раслануы, эшчеләрне янә урамнарга чыгарды.

Франциядә ил буйлап транспортта кичектерүләр артканда, очкыч сәфәрләре 50 %ка туктады.

Илнең иң зур Һөнәр оешмасы башлыгы исә каршылык чараларының дәвам итәчәген белдерә.

Ил буйлап бүген пенсия реформасына каршы протест һәм урам җыеннары оештырыла.

Оппозициядәге Социаль партия, карарның гамәлдән чыгарылуы турында мөрәҗәгать әзерләвен белдерде. Бу исә канунның үз көченә керүен бераз кичектерергә мөмкин.

Пенсия реформы киләсе ай урталарында президент Николя Саркози тарафыннан имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG