Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама вәгъдәләрне үтәү өчен әле вакыт кирәк булуын әйтте


АКШ президенты Барак Обама, "Comedy Central" исемле тамаша програмында катнашты. АКШ башлыгы Обама әлеге програмада ясаган чыгышында, 2008 елда сайлау алды чаралары вакытында биргән вәгъдәләрне үтәү өчен аның хакимияте һәм Демократ партиясенә әле шактый вакыт кирәк булуын әйтте.

Обама сәламәтлек өлкәсендә башкарылган реформалар белән бергә соңгы ике елда ирешкән уңышлары турында хисап тотты.

Мәгълүм булганча, 2 ноябрьдә вәкилләр пулаты һәм Сенатта сайлаулар узачак.

Социологлар фаразлавынча, демократлар Конгресста күпчелекне югалтырга мөмкин.

Шул уңайдан Обама соңгы айларда сайлау алды чараларында ешрак катнаша.
XS
SM
MD
LG