Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: терактлар куркынычы яный


АКШ президенты Барак Обама Кушма Штатларга теракт куркынычы яный дип белдерде.

Җомга көнне Йәмәннән Кушма Штатларга юл тоткан ике йөк очкычында шартлаткычлар табылган. Очкычларның берсен Бөекбританиядә туктап торганда, ә икенчесен Дубаи халыкара һава аланында тикшергәннәр.

Обама сүзләренчә, шартлаткыч Чикагоның яһүд җәмгыятенә дип җибәрелгән йөкләрдә булган.

АКШ президенты киләчәктә Вашингтон Йәмәндәге “әл-Каидә” бүлекчәсен юк итү өлкәсендә хәрәкәт итәчәген әйтте.

Йәмән хакимияте килеп туган хәлне тикшерүдә ярдәм вәгъдә иткән дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG