Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан вилаятендә көчле каршылыклар булган


Әфганстандагы НАТО көчләре Талибан сугышчыларының Пактика вилаятендәге хәрби постка һөҗүменнән чигендерә алган.

Халыкара хәрби көчләрнең идарәсе хәбәр итүенчә, Талибан НАТО солдатлары урыннарында көчле ут ачкан. Нәтиҗәдә биш хәрбинең яралануы әйтелә. Каршылык барышында солдатлар ярдәмгә һава көчләрен чакырган.

Үз чиратында Талибан вәкиле Reuters агентлыгына каршы якка зур зыян салып һәм сигез солдатны үтереп, сугышчыларның алты постны алуга ирешүләрен белдергән. Бу мәгълүматны башка чыганаклар расламады.
XS
SM
MD
LG