Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диас Вәлиев вафат


Бүген 73 яшендә язучы Диас Вәлиев вафат булды. Аның белән хушлашу иртәгә Казанның Горький музеенда үтәчәк.

Урыс телендә иҗат итүче Диас Вәлиев повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр яза. Татар милли хәрәкәте турында беренче дискуссияләр аның мәкаләләр циклы тирәсендә башланып киткән иде.

“СССР җимерекләрендә төзелгән сәяси режимны Диас Вәлиев кабул итә алмый” ди gabdullatukay.ru сәхифәсе. Бу хактагы дистәләгән мәкаләсе республика һәм үзәк матбугатта басыла.

Диас Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Арча районы Казанбаш авылында туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам иттерә. 1962 елда университетны тәмамлап чыккач, өч ел буе Кемерово өлкәсендә геолог булып эшли. Казанга кайтып берникадәр вакыт шәһәрдәге геологик оешмаларда эшләп алганнан соң «Комсомолец Татарии» редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын үти.

Милли драматургия буенча уздырылган (1973, 1979, 1981) бәйгедә Диас Вәлиев өч тапкыр лауреат исемен ала. 1976 елда ул «Дәвам» пьесасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул барлыгы 28 китап авторы. Соңгы елларда ул үзенең иҗатының җиде томлыгын чыгару белән янып йөри башлый.
XS
SM
MD
LG