Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия белән Франция атом хезмәттәшлеге турында килеште


Британия белән Франция бүген ике ил арасында хәрби хезмәттәшлеккә мөмкинлек бирәчәк килешүгә кул куйды. Килешү буенча атом сугыш чукмарларын бергә сынау карала. Моның өчен Британиядә төзеләчәк үзәктә техник өйрәнүләр каралачак, аны сынау исә Франциядә уздырылачак.

Хәрби хезмәттәшлек турында Британ рәсмие, Британия белән Франция арасында узган саммитның ике ил мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында уздырылуын әйтте. Сүзче белдерүенчә, ике ил арасында торган зур проблемнарны чишү өчен уртак стратегия булдыру юллары каралды.

Британия моннан ике атна элек 1998 елдан бирле беренче тапкыр саклану бюджетын яңадан карап чыккан һәм ил казнасындагы дефицитны киметү максатында хәрби өлкәдәге чыгымнарны киметәчәген белдергән иде.

Икътисади чаралар кысаларында атом ракета системы, очкыч һәм очкыч көймәләренә сарыф ителгән акчаны киметү карала.
XS
SM
MD
LG