Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәчеткә булган бомбалы һөҗүмдә 50 кеше үлде


Бүген Пактанның төньяк-көнбатышында җомга вакытында мәчеттә бомба шартлавы нәтиҗәсендә ким дигәндә 50 кеше һәлак булды. Шартлауда 80-нән артык кеше яраланды.

Шартлау динче сугышчылар актив булган Пәшавәр шәһәренең кабилә җирләренә якын мәчеттә була.

Җирле хакимият бомбаның сөнни мөселманнарның җомга намазы өчен мәчеткә җыелган вакытта шартлавын белдерде.

Соңгы атналарда Пакстанда суфый төрбәләренә һәм мәчетләрдә һөҗүм очраклары булган иде. Сугышчылар илдә мәзхәбара каршылык чыгарырга омтыла.
XS
SM
MD
LG