Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Индонезиядә булды


Кичә Һиндстан сәфәрен тәмамлаган АКШ президенты Барак Обама, Индонезиядә булды. Ул монда Индонезия рәсмиләре белән бергә иминлек һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыту турында килешүгә кул куйды.

Обама Азия сәфәре кысаларында Индонезиядә, ил дәүләт башлыгы Сусило Бамбаң Юдһойоно белән бергә очрашты. Очрашудан соң ясаган чыгышында Обама мөселман илләр белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен зур тырышлык күрсәтүен әйтте.

Мөселманнар һәм Көнбатыш илләре арасында мөнәсәбәтләргә зур әһәммият бирүен әйткән Обама, ләкин бу өлкәдә әле түгәл нәтиҗә булмавын, әле башкарыласы бик күп эш булуын әйтте.

Обама матбугат очрашуында Израилнең Көнчыгыш Йәрүсалимдә яңа яһүд мәхәлләләре төзү планың тәнкыйтьләде.

Барак Обама бу төр гамәлләрнең тынычлыклык сөйләшүләренә бер вакытта да файдасы булмаячагын әйтте.

Җакартадан соң Обама Көньяк Корея һәм Япониягә сәфәр кылачак.
XS
SM
MD
LG