Accessibility links

Кайнар хәбәр

20-лек төркеме "Базель-3" килешүен хуплады


Дөнья икътисадының 80 процентын үз кулында тотучы егерме ил җитәкчеләре җомга Көньяк Кореяда тәмамланган очрашуда “Базель-3” исемле банк эшчәнлеге кагыйдәләре килешүен хуплады.

Кризистан соң дөнья финанс базарлары реформасының нигез ташларыннан берсе саналган бу килешү Базель халыкара банк эшчәнлеген күзәтү комитеты тарафыннан сентябрь аенда хупланган иде.

Аерым алганда, “Базель-2” килешүендә каралган банкларның үз капиталы нормасы алдагы сигез елда өч мәртәбәдән дә күбрәккә артачак. Шул исәптән банкларның кризиска каршы өстәмә резервлары булдырылачак.

Моннан тыш, бу кагыйдәләр киңәш кенә булып калмыйча таләпкә әвереләчәк, һәм аларны үтәмәгән өчен җәзалар билгеләнәчәк.
XS
SM
MD
LG