Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иглин районы хакиме вазыйфасыннан алынды


Иглин районының элекке башлыгы Ришат Исхаков
Иглин районының элекке башлыгы Ришат Исхаков

Башкортстанның Иглин районы хакимияте башлыгы Ришат Исхаков вазыйфасыннан алынды. Бу хакта 12 ноябрь көнне Иглин районы шурасы утырышында карар ителде.

Иглин районы хакименең иртәме-соңмы эшеннән алыначагы көн кебек ачык иде. Чөнки аның эшендә республика контроль-хисап пулаты зур кимчелекләр тапкач, ул шушы ай башыннан үзенә өч айлык ял алган иде. Шушы хәл күпләрне аптырашта калдырды. Район хакиме Ришат Исхаков ялга киткәч, районда бюджет акчаларының ничек тотынылуын тикшерү максатында, бирегә ике тапкыр республика контроль-хисап пулаты җитәкчелегендәге вәкиллек килде.

Ул чакта районга байтак журналистлар да барган иде. Әмма тикшерүчеләрне дә, журналистларны да район хакимияте бинасына кертмәделәр.

Уфадан килгән югары түрәләрне райондагы кечерәк түрәләрнең бинага кертмәве һәм милиция чакыртып, тупас рәвештә куып чыгарулары бар республика халкын, бер караганда, төбәкләрдәге вак хакимнәрнең оятсызлыгы гаҗәпләндергән, икенче караганда, рәхәтләндереп көлдергән иде.

Инде менә Ришат Исхаковның ун еллык хакимлегенә нокта куелды. Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, Ришат Исхаков хаким вазыйфасыннан “үз теләге белән” киткән икән. Шул ук вакытта район хакимияте башлыгы урынбасары һәм андагы тагын дистәгә якын эреле-ваклы хезмәткәрләр, ашыгыч рәвештә, район үзәк хастаханәсенә кереп яткан. Уфадан килгән тикшерүчеләр белән тарткалашуда нервылары какшагандыр, күрәсең.

Элекке хаким Ришат Исхаков урынына, яңа башлык тәгаенләнгәнче, вакытлыча, Башкортстан президенты хакимияте хезмәткәре Рәфыйк Мусин билгеләнгән. Ә яңа хаким урынына дәгъва кылучылар арасында ачык конкурс игълан ителүе хакында хәбәр булды. Иглин районы хакимен сайлау көне 14 декабрьгә билгеләнгән.

Шулай итеп, Башкортстанда кәнәфиләре мәңге селкенмәс кебек күренгән район башлыклары да эшләреннән алына башлады. Бу арада тагын берничә район хакиме вазыйфасыннан алыныр дип көтелә. Әлеге көндә Кушнаренко районындагы хәлләрне дә махсус төркем тикшерә.

Яңа президент Рөстәм Хәмитов әкренләп Уфада да, районнарда да үз командасын туплый. Шушы арада гына дүрт министрның эшеннән алынуы да президентның шушы сәясәтен дәлилли. Якын арада хөкүмәт рәисенең берничә урынбасарының да вазыйфаларыннан алынуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG