Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан мөселман дөньясы белән элемтәләрне ныгытмакчы


Киләсе елдан Казакъстан Ислам Конференциясе Оешмасында рәислек итәчәк. Астана иминлекне ныгытуга игътибар юнәлтмәкче.

Бу көннәрдә Казакъстан тышкы эшләр министрының махсус вәкиле Багдат Әмриев Җиддәдә Ислам Конференциясе Оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглыга юллама тапшырды.

Анда Казакъстанның мөселман дөньясы белән төрле өлкәдә хезмәттәшлеген ныгытуга теләктәшлек белдерелә.

Ислам Конференциясе Оешмасында рәислек иткәндә Казакъстан ислам җәмгыятенең мөһим проблемнарын хәл итү, халыкара дәрәҗәдә иминлекне ныгыту өчен мөмкинлекләрне берләштерү белән шөгыльләнергә җыена.

Казакъстан Ислам Конференциясе Оешмасында 2011-2012 елларда рәислек итәчәк.
XS
SM
MD
LG