Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш Аун Сан Су Cжиның иреккә чыгуын хуплый


Мьянманың демократик хәрәкәт җитәкчесе Аун Сан Су Cжи шимбә өй сагыннан азат ителгәннән соң үз өе каршына җыелган йөзләрчә тарафдары янына чыгып “Без максатка ирешү өчен бердәм эш итәргә тиеш”, - диде.

Көнбатыш илләре Су Cжины азат итүгә хуплау белдерә.

АКШ президенты Барак Обама Мьянманың хәрби хакимиятләре барлык сәяси тоткыннарны да азат итәргә тиеш диде.

Франция президенты Николя Саркози Мьянма хакимиятләрен моннан ары Аун Сан Су Чжиның сүз иреген дә, хәрәкәт итү иреген дә чикләмәскә чакырды.
XS
SM
MD
LG