Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда биш чит ил хәрбие үтерелде


Әфганстандагы Халыкара иминлек ярдәме көчләре җитәкчелеге якшәме биш чит ил хәрбиенең үтерелүен белдерде.

Ике хәрби илнең көньягында кулдан ясалган бомбалар шартлаудан һәлак булган.

Тагын өч хәрби көнчыгышта гыйсъянчылар һөҗүмендә үтерелгән.

Бу һөҗүмнәр турында тәфсиллерәк мәгълумат бирелми.

Франс Пресс агентлыгы бәйсез интернет чыганагына таянып быел Әфганстанда барлыгы 641 чит ил хәрбиенең үтерелүен белдерә.
XS
SM
MD
LG