Accessibility links

Көньяк Судан бәйсезлек референдумына әзерләнә


Суданның көньягында төбәкнең бәйсезлеге турында референдумда катнашыр өчен халыкны теркәү башланды.

Бу көннәрдә генә илнең төньяк һәм көньяк төбәкләре җитәкчеләре чикләрне билгеләү һәм Судан ватандашларына илнең кайсы төбәгендә яшәүне сайлау хокукын бирү турында килеште.

Референдум 2011 елның 9 гыйнварында үтәчәк. Бәйсезлек турында тавыш бирү - 2005 елда ватандашлар сугышын тәмамлап имзаланган солых килешүенең бер өлеше.

Көньяк Судан халкының зур өлеше бәйсезлекне яклап тавыш бирер, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG