Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең S7 ширкәте халыкара һава юллары берлегенә керде


Русиядә Аэрофлоттан соң икенче зур һава юллары ширкәте булган S7 төркеме “Oneworld” дип исемләнгән ширкәтләр берлегенә кушылды.

Аэрофлот исә 2006 елдан бирле “Sky Team” әгъзасе булып тора.

“Oneworld” берлеге дөньяның иң зур һава юллары ширкәтләрен берләштерә. Берлеккә American Airlines, British Airlines, Finnair, Iberia, Япониянең һава юллары һәм тагын 20ләп кечерәк ширкәт керә.

2009 ел нәтиҗәләренә караганда, S7 Русия эчендә иң күп очышлар ясаган һава юллары ширкәте булган.

Ширкәткә 1992 елда нигез салынган. Аның 25%на хөкүмәт ия. Калган 75%ты – хосусый.

Бүгенге көндә S7 һава юллары очкычлары 28 илдәге 90 шәһәргә оча.
XS
SM
MD
LG