Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шанхайда 30 катлы бинада янгында кешеләр үлде


Шанхай үзәгендәге 30 катлы бинада янгын чыгып кимендә 8 кеше һәлак булды, 90лап кеше яраланды. Янгын төзекләндерү эшләре барган бинаның тышкы диварында чыгып диварларга ут капкан.

Түбәгә менгән кешеләрне янгыннан чыгарырырга дип өч боралак җибәрелгән. Янгын сүндерүдә 60лап машина катнашкан.

Шанхайда 20 миллионга якын кеше яши. Янгын халык иң күп җыелган бизнес һәм сәүдә бистәләренең берсендә булган.
XS
SM
MD
LG