Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак президенты Тарик Газизгә үлем җәзасын имзаламады


Гыйрак президенты Җәләл Талабани Саддам Хөсәен хакимияте вакытында тышкы эшләр министры булган Тарик Газизне үлемгә хөкем итү карарын имзаламаячагын белдерде.

Франция телевидениесенә биргән әңгәмәдә Талабани “Газизне Гыйрак христианы һәм олы кеше булуы өчен кызгануын” әйтте.

Октябрь ае азагында Гыйрак югары мәхкәмәсе Газизне дини партияләрне бетерү омтылышындагы эшчәнлектә гаепле табып үлемгә хөкем иткән иде.

Гыйрак Саддам режимының халыкара җәмәгатьчелек алдындагы вәкиле буларак танылган 74 яшьлек Газиз 2003 апреленнән бирле төрмәдә утырды. Аның сәлaмәтлегенең соңгы елларда начар булуы хәбәр ителә иде.
XS
SM
MD
LG