Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Әфганстанда хәрбиләрне укытачак


Канада Әфганстаннан үз гаскәрләрен чыгарыр алдыннан җирле гаскәрләрне иминлек сакларга өйрәтер өчен үзенең 950 хәрбиен җибәрәчәген хәбәр итте.

Бүгенге көндә Әфганстанда 2800 Канада хәрбие хезмәт итә. Аларны киләсе елда өйләренә кайтару планлаштырыла. Канада хәрби көчләре Әфганстанда тугыз ел хезмәт итте. Гаскәрләрне кайтару турында Канада парламенты карар кабул итте.

АКШ президенты Барак Обама һәм НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен парламентның бу карарын хуплады.
XS
SM
MD
LG