Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия террор ихтималы турында кисәтә


Германия эчке эшләр министрының ай ахырына таба илдә террор һөҗүмнәре ихтималы турындагы кисәтүдән соң илнең һава аланнары һәм поезд станцияләрендә иминлек ныгытылды.

Министр Томас де Мезьер матбугат очрашуында хөкүмәтнең террор һөҗүмнәре әзерләнүе турында мәгълүмате бар, бу хакта чит илләрнең күзләү хезмәтләре хәбәр итте, дип белдерде.

“Бу чаралар террор һөҗүмнәреннән саклану өчен мөһим. Без көчле һәм үз үзебезне саклар хәлдә. Өстәмә иминлек чараларын ватандашлар да сизәчәк. Әмма халык күзенә күренмәгән чаралар да күп булыр. Борчылырга сәбәп бар, әмма истериягә бирешенгә сәбәп юк. Халыкара террорга безнең яшәү рәвешен бозарга ирек бирмиячәкбез,” диде Германия эчке эшләр министры.

Узган айда Йәмәннән АКШка җибәрелгән ике хатта шартлаткычлар табылды. Хатларның берсе көнбатыш Германиядәге Кельн шәһәрендә тоткарланды.
XS
SM
MD
LG