Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә журналистны үтерүченең исеме ачыкланган


Самар өлкәсе прокуратурасының тикшерү комитеты "Тольяттинское обозрение" басмасы баш мөхаррирен үтерүченең исемен ачыклаган. Бу хакта журналистларга комитетның матбугат вәкиле Елена Шкаева хәбәр итте.

"Тольяттинское обозрение" мөхаррире Валерий Иванов үз йортына кергәндә 2002 елның апрелендә атып үтерелде. Һөҗүмнең сәбәбе итеп аның журналистик эшчәнлеген фаразладылар. 2003 елда басманың икенче бер мөхаррире Алексей Сидоров та үтерелде.

Быелның сентябрь аенда Русия прокуратурасының тикшерү комитеты мөхаррирләр, Тольяттинең элекке башлыгы Сергей Жилкин һәм өлкә думасы вице-спикеры Анатолий Степановны үтерү эшләренең яңадан тикшерелә башлавын игълан итте.

Самар комитеты башлыгы Виталий Горсткин, тикшерү барлык һөҗүмнәрне бер кешеләр оештырган һәм башкарган, дигән нәтиҗәгә килде, диде.

Җинаятьләргә катнашы булуда шикләнелгән бер кеше кулга алынган. Башкаларны эзләү дәвам итә. Әле гаепләүләр белдерелмәгән.
XS
SM
MD
LG