Баку мәхкәмәсе интернетта блог язучы Аднан Хаҗизадәне иреккә чыгару карарын кабул итте. Хаҗизадә хөкем карарының яртысын инде утырып чыкты, аны мәхкәмәдә ук азат иттеләр.
Хаҗизадә белән бергә кулга алынган Әмин Милли исә төрмәдә кала.
Ике егет хулиганлыкта гаепләнеп ике ел ярым төрмәгә хөкем ителгән иде.
Кулга алынуның сәбәбе – аларның интернетта ишәк турындагы кыска видеолар урнаштырулары булды. Ишәк Азәрбайҗанның рәсми даирәләрендә чәчәк аткан коррупцияне сүрәтләгән булган.
Хокук яклаучылар блоггерлар үз фикерләрен белдергән өчен хөкем ителде, дип саный.