Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ 2014 елга иминлек саклауны әфган көчләренә калдырырга ниятли


Әфганстанда иминлек контролен җирле хәрби көчләргә тапшыру 2014 елга мөмкин булачак, дип белдерде АКШ саклану министры Дҗефф Моррелл.

Әмма бу вакытка илдән барлык халыкара гаскәрләрнең китеп бетүе шарт түгел, диде Пентагон башлыгы.

АКШ әфган көчләренә ярдәмгә үз гаскәрләренең бер өлешен калдырырга мөмкин.

Бүген Португалия башкаласы Лиссабонда ачылган НАТО саммитында АКШ президенты Барак Обама һәм саклану берлеге җитәкчеләре 2014 елга иминлек саклауны Әфганстан көчләренә тапшыру турында сөйләшер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG