Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ галиме Төньяк Кореяда яңа уран баету корылмасы турында кисәтә


Вашингтон – Төньяк Кореяда яңа уран баету корылмасы төзелгән. Бу турыда Американ галиме Зигфрид Һекерга таянып, New York Times басмасы хәбәр итте.

Узган атна гына Төньяк Кореяда булып кайткан галим сүзләренчә, бу яңа корылмада 2 меңгә кадәр центрифуга бар.

Рәсми Пхеньян бу яңа корылма турында бернәрсә дә хәбәр итмәгән булган.

Кушма Штатларның Төньяк Кореядагы махсус вәкиле Стивен Босуорт киләсе атнада Сеулга барып, бу төбәктәге илләр белән килеп туган вазгыять турында сөйләшүләр үткәрәчәк.
XS
SM
MD
LG