Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Зеландия шахтасында ябылып калган 29 күмерче һәлак булган


Яңа Зеландиядәге күмер шахтасында ябылып калган 29 күмерченең барысы да андагы икенче шартлаудан соң һәлак булган.

Полиция шахтада исән кешеләрне табуга өмет юк дип белдерде.

Бу соңгы бер гасыр чамасы чорда Яңа Зеландиядәге иң яман шахта казасы.

Премьер-министр Джон Кей моны илкүләм фаҗига дип атады.

Шахтада җомга көнне булган беренче шартлауның сәбәбе әлегә билгесез.

Шахтада җыелган метан газының шартлау мөмкинлеге сәбәпле коткаручылар анда керә алмады.
XS
SM
MD
LG