Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан яңа сенатор расланды


Айрат Гаскәров
Айрат Гаскәров

Башкортстанның финанс министры, вице-премьер Айрат Гаскәров Русия Федерация шурасына Башкортстаннан сенатор итеп сайланды. Бу урында ул элекке сенатор Рафаэль Байдәүләтовны алмаштырды.

Айрат Гаскәров 2002 елдан бирле Башкортстан финанс министры вазыйфаларын башкарган иде. Мортаза Рәхимов президент булганда барлык финанс агымнары Гаскәров әфәнде имзасы белән ныгытыла торды. Ә бер-ике атна элек аның Мәскәүгә сенатор итеп китәчәге хакында сүзләр йөри башлаган иде. Бу сүзләр дөрескә чыкты.

22 ноябрьдә Рөстәм Хәмитов Айрат Гаскәровны сенатор итеп тәгаенләү хакында фәрманны имзалаган. Ә 25 ноябрьдә Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышында Айрат Гаскәровны Башкортстаннан Русия Федерация шурасына сенатор итеп раслауга фатыйха бирелде.

Моңа кадәр сенатор урынын республиканың элекке премьеры Рафаэль Байдәүләтов алып торган иде. Раил Сарбаев хөкүмәт рәисе итеп билгеләнгәч, нәкъ менә аны сенатор итеп тәгаенләделәр. Моны шул чакта ук бәйсез сәясәт белгечләре Раил Сарбаевка урын бушатылды, ә Рафаэль Байдәүләтов “мактаулы сөргенгә” озатылды дип бәяләгән иде. Хәзер шул ук сүзләрне Айрат Гаскәровка карата да әйтәләр.

Танылган сәясәт белгече Альберт Мифтахов әйтүенчә, Айрат Гаскәров Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткәндә финанс мәсьәләләре өчен җаваплы булган кеше иде. Ә хәзер республиканың ягулык-энергетика тармагында да, башка өлкәләрдә дә финансларның, бюджет акчаларының тиешсез кулланылмавы ачыкланды.

“Русия Хисап пулаты киләсе атнада башлаячак тикшерүләр тагын да күбрәк хилафлыклар ачарга мөмкин. Шуңа күрә Айрат Гаскәровның РФ Федерация шурасына сенатор итеп сайлануы аңа депутатлык кагылгысызлыгы да бирәчәк”, ди Альберт Мифтахов.

Башкортстанның әлеге президенты Рөстәм Хәмитов хәзер республикада элекке хаталар кабатланмаска тиеш, бюджет акчалары агымы үтәкүренмәле булачак, дип ышандыра. 25 ноябрь көнне Салават шәһәренә эш сәфәре белән баргач, Рөстәм Хәмитов хәзер Башкортстанда рейдерлык һөҗүмнәре дә бетереләчәк, читтән килеп инвестицияләр салырга теләгән эшкуарларга аяк чалу күренешләре дә булмаячак, дип белдерде.

Тәгаен мисал китереп, танылган эшкуар Ралиф Сафин да хәзер Башкортстанга килеп хезмәттәшлек итә алачак, диде Рөстәм Хәмитов. Шулай итеп Мортаза Рәхимов заманында хәтта үзе туган Илеш районында да эшкуарлык өчен мөмкинлек ала алмаган Ралиф Сафинга да Уфага юллар ачыла кебек.
XS
SM
MD
LG