Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Киев энергия өлкәсендә компромисслар эзләргә килеште


Русия белән Украина энергия хезмәттәшлегендә компромисс килешүләр табарга тырышачак.

Бүген бу турыда ике илнең президентлары Дмитрий Медведев белән Виктор Янукович Мәскәү янындагы президент утырмасында үткән очрашуда килеште.

Медведев Мәскәү бөтен Европадагы энергия иминлегенең Русия белән Украина арасында энергия өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә бәйле булуын аңлый диде.

Русия президенты шулай ук Таможня берлегенә Украинаның да керүен теләвен белдерде.

Янукович мондый мөмкинлекне кире какмады, әмма моның өчен Украина конституциясен үзгәртергә кирәк булачак диде.
XS
SM
MD
LG