Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда шартлауда атом галиме һәлак булды


Тәһранда булган бер шартлауда атом физикасында танылган галим Мәҗид Шаһриари һәлак булды, аның хатыны яраланды. Икенче шартлауда тагын бер галим Ферейдун Аббаси һәм аның хатыны яраланды.

Иранның дәүләт мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, галимнәр эшкә барганда аларның машиналары янына мотоциклда якынлашкан билгесез кешеләр машинага шартлаткыч куеп качкан.

Иран агентлыклары галимнәргә һөҗүмнәрдә АКШ һәм Израилне гаепләп чыкты.
XS
SM
MD
LG