Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада пикетчылар премьер белән очрашудан баш тартты


Украинада яңа салым кодексына каршылык белдереп урам җыеннарында катнашучылар премьер-министр Николай Азаров белән очрашудан баш тартты.

Бүген Киевта бәйсезлек мәйданына берничә мең кеше чыкты. Украинаның башка шәһәрләрендә дә каршылык чаралары узды. Львов шәһәрендә кибет тәрәзәләре һәм ишекләренә “Сатыла” һәм “Ябыла” дигән язулар эленде. Бу адым белән кибет хуҗалары яңа кодекс кабул ителгәннән соң кече һәм урта эшкуарлыкның бөлгенлеккә төшәчәген күрсәтергә тырышты.

Яңа кодексны Югары Рады хуплады. Пикетчылар президент Виктор Януковичның кодексны имзаламавын таләп итә.
XS
SM
MD
LG