Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Беларус тышкы эшләр министры белән очрашты


АКШ Беларусның 2012 ел азагына кадәр үзендә булган баетылган уранны юк итү карарын хуплап чыкты.

Бу хакта АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Астанада Беларус тышкы эшләр министры Сергей Мартынов белән очрашуда белдерде һәм Минскиның бу карарын “катгый һәм мөһим адым” дип бәяләде.

АКШ Беларуска уранны юк итү эшендә техник яктан һәм акчалата ярдәм итәчәк.

Клинтон шулай ук Беларуста президент сайлавының демократик стандартларда үтәчәгенә өмет белдерде. Минскиның тавыш бирүгә халыкара күзәтүчеләрне чакыруы мактаулы адым, диде.
XS
SM
MD
LG